Спорт

«Форвард» футбол манежында районның иң көчле мәктәп командасын билгеләделәр

Ярышларда 8 команда катнашты

Мәктәп җыелма командалары арасында район беренчелеге

«Форвард» футбол манежында мәктәп җыелма командалары арасында район беренчелеге узды. Бөтендөнья әтиләр көненә багышланган ярышларда 8 команда катнашты: район үзәгеннән беренче һәм икенче мәктәпләр, Ленино-Кокушкино-1, Ленино-Кокушкино-2, Шәле, Иске Шигали, Көек һәм Колай. 

Командалар башта ике төркемдә уйнадылар, җиңүчеләр финалга чыктылар, ә икенче урынны алучылар өченче призлы урын өчен уйнадылар. 

Ленино-Кокушкино-2 командасы өченче урын өчен матчта икенче мәктәпне 7:2 исәбе белән җиңеп, бронза медаль яулады. 

Финалда беренче мәктәп командасы Көек командасын 2:0 исәбе белән җиңеп, район чемпионы булды. Көек футболчылары нәтиҗәдә икенче урынны алдылар.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше