Халык дружиналары әгъзалары таныклык алды
Питрәч районында ун елдан артык ирекле халык дружиналары эшләп килә. Әлеге иҗтимагый эшкә 530 кеше җәлеп ителгән, шуларның 50се таныклык алды.
Район үзәгенең балалар бакчалары һәм мәктәпләре вәкилләренә тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырдылар. Аларны әлеге вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева котлады.
- Сез көн саен районның эчке эшләр хезмәткәрләренә актив ярдәм итәсез. Бу иҗтимагый эш. Аны зур җаваплылык белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт, - дип билгеләп үтте ул.
Бу көнне таныклык алучы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Сөнгатуллина өченче елын халык дружинасында тора. Аның әйтүенчә, айга бер тапкыр кизү торырга туры килә.
- Әлеге эшкә карашым уңай. Без полиция хезмәткәрләренә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, - дип билгеләп үтте Алсу Харисовна.
Лилия Шәрәфетдинова да әлеге эшне кабат яңартуларына бик шат.
- Элек тә халык дружиналары бар иде. Әмма бу эшне ташладылар. Һәм менә бүген питрәчлеләр полиция хезмәткәрләренә тәртип сакларга ярдәм итә, - ди ул.
530 ирекле халык дружинасы таныклык алачак. Аларны таныклыклар әзерләнеп бетүгә тапшырачаклар. Яңа үрнәктәге таныклыклардан тыш, яңа жилетлар да әзерләгәннәр. Алар яктылык кайтаргыч элементлар белән эшләнгән. Җәмәгать тәртибе сагы бүлегенең өлкән инспекторы, полиция майоры Гаяз Минһаҗев сүзләренә караганда, ирекле халык дружиналары эше алга таба да дәвам итәчәк.
- Бүген бу бик актуаль тема. Башка районнар белән чагыштырганда, Питрәч районында халык дружиналары тулысынча комплектлаштырылган. Питрәчлеләр райондагы тәртип һәм куркынычсызлыкка битараф түгел, - дип аңлатты ул.
Шуны әйтергә кирәк, әлеге җәмәгать эшендә район үзәгенең барлык оешма һәм учреждениеләре катнаша. Алар авыл җирлекләрендә дә эшли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.700
-
28 июнь 2022 - 13:38Бу җомгада редакциядән бүләк алучылар билгеле булачак Һәр әбүнәчебезнең газетага язылган өчен призлар оту* мөмкинлеге бар.4400
-
28 июнь 2022 - 12:31Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендермәсә дә, район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.6600
-
28 июнь 2022 - 11:05Питрәч районында сусыл азык әзерләү тулы куәткә бара «АгроЛак-К» безнең районның алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлек азыгын беренче булып әзерли башладылар һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж салу планын беренче булып үтәделәр.7400
-
28 июнь 2022 - 09:32Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**128200
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган147900
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**324700
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228200
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166600
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.161000
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле159500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика