Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгы планы буенча безнең районда быел 120 мең квадрат метр торак төзелергә тиеш.

Тагын да күбрәк Казанда һәм Яр Чаллыда гына төзергә планлаштыралар. Исегезгә төшерәбез, узган елда бездә пландагы 85 мең квадрат метр урынына 114280 квадрат метр торак төзелгән.

ПИТРӘЧЛЕЛӘР "Игенчеләр ишегалдында Раштуа" бәйрәмендә катнашты. Бу бәйрәмгә безнең районнан, Саба, Биектау, Кукмара, Яшел Үзән, Арча һәм республиканың башка районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов барлык мәйданчыкларны карап чыкты, район предприятиеләре вәкилләре белән аралашты, шулай ук балаларга бүләкләр тапшырды.

ПИТРӘЧНЕҢ ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАРЫ Оребургта үткән хоккей буенча Россия беренчелегенең чираттагы турында катнашты. Безнең "Питрәч-2006" командасы Идел буе регионында "А" группасында уйный. Кызганыч, безнең хоккейчыларга уңыш елмаймады. Алар төп вакытта "Ак барс" (Казан), "Ижсталь" (Ижевск), "Сарматы" (Оренбург), "Комета" (Самара) командаларына оттырдылар. Алар бары тик бер уенда гына бер очко алуга иреште, питрәчлеләр "Нефтяник"ка (Әлмәт) буллитлар буенча 2:3 исәбенә җиңелде.

Питрәчле Иван Васильевич Мухин 2018 елда Питрәч район үзәк китапханәсенә беренче булып килүче булды. Китапханә гыйнварның беренче көннәрендә ук китап укучыларын кабул итте. Иван Васильевич пенсионер, китапханәгә көн саен диярлек йөри, ул газета-журналлар, китаплар укырга ярата.

"Казан - Шәмәрдән" трассасының 63 нче километрында Чуча авылы янәшәсендә зур юл фаҗигасе була: Hyundai Creta һәм ВАЗ-2114 йөзгә-йөз бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-2114 автомобиле шоферы һәм аның өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында ук һәлак була. ВАЗ-2114 автомобиленең тагын бер пассажиры, Hyundai Creta автомобиле шоферы һәм аның өч пассажиры, шул исәптән биш яшьлек бала хастаханәгә озатыла. Чит ил машинасы шоферы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сакламаган һәм каршы як полосага чыккан һәм ВАЗ автомобиле белән бәрелешкән. Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре дүрт кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте факты буенча "Саксызлык буенча ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китереп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт средстволарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" статьясы буенча җинаять эше кузгаттылар. Авария килеп чыгуда гаепле кеше җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

КНЯЖА АВЫЛЫНДАГЫ КИБЕТНЕ талаучылар тоткарланды. Район полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ике карак кибеткә ярдәмче бүлмәдәге запас ишектән үтеп кергән. Сатучы сөйләвенчә, һөҗүм итүчеләр уклау һәм пистолетка охшаган предмет белән коралланган булган. Берсенең йөзе күз турылары гына тишелгән баш киеме белән капланган, икенчесе йөзен кофтасы белән каплаган. Сатучы хатын-кыз куркуыннан сәүдә залыннан урамга чыгып чаба, ә җинаятьчеләр касса аппаратын алып чыгып качалар. Зыян 22 мең сум тирәсе тәшкил итә. Оператив-тикшерү чаралары барышында караклыкта шикләнүчеләрнең кем икәнлекләре билгеләнә. Алар бер җирдә дә эшләмәүче күрше Надеждино авылында яшәүче 18-19 яшьлек кешеләр булып чыга. Хәзерге вакытта кулга алынучыларга карата сак астында тоту рәвешендә җәза чаралары күрелде. Әлеге егетләргә 12 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса