Тәкъдим Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгатьләнә
Татарстан парламентының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты потенциаль куркыныч этләр белән эш итүне өстәмә законнар белән җайга салу турында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать әзерләгән. Аны бүген Дәүләт Советының 25нче утырышында комитет рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов тәкъдим итте.
Депутатлар потенциаль куркыныч этләр исемлеген киңәйтү һәм аларның хуҗаларын өйрәтү буенча тәкъдимнәрен җиткергән. Аерым алганда, алар бу исемлеккә бультерьер токымын кертүне тәкъдим итә. Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, 2019 елда кабул ителгән 974нче карар нигезендә хәзерге вакытта бу исемлеккә 12 токым һәм аларның кушылмалары кертелгән.
«Бультерьерлар кешеләргә, шул исәптән, балаларга да һөҗүм иткән очраклар бар», – диде Нәҗип Хаҗипов. Аның сүзләренчә, әлеге ярсу токымлы эт хуҗалары хайваннары нинди куркыныч китергәнен аңлап, бәяләп бетерми. «Борынчак, муенчак кына да җитәрлек түгел. Болар этләрнең үз-үзен агрессив тоту сәбәбен юкка чыгармый», – диде депутат.
Бу җәһәттән, аларга мондый этләрне тоту таләпләрен искәртү зарур.
«Бультерьер токымлы этләрне потенциаль куркыныч этләр исемлегенә кертү, шулай ук потенциаль куркыныч эт хуҗаларының этләрне өйрәтә торган махсуслаштырылган оешмаларда социаль адаптация курсы буенча өйрәтү бурычын билгеләү мөһим. 498 нче Федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын әзерләүне сорыйбыз», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Нәҗип Хаҗипов парламентарийлардан Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплауларын сорады. Депутатлар мөрәҗәгать кирәклеге белән килеште.