Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ЧЫТЫ АВЫЛ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА республика программасы буенча капиталь ремонт бара. Клубта берьюлы берничә бригада эшли, шуңа күрә тышкы эшләр тәмамланган диярлек, бинаның эчендә дә күп эш башкарылган: идәннәр алыштырылган, стеналарны һәм түшәмне ремонтлау бара. Программага Белкино авылындагы клуб та кертелгән. Әмма монда ниятләнгән ремонтны авылдагы мәктәпкә кагылган мәсьәләләр аркасында әлегә...

РАЙОН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ сынау бердәм дәүләт имтиханнары һәм мәҗбүри дәүләт имтиханнары үтте. Шулай ук һәр мәктәптә җәмгыять белеме, география һәм химия буенча мәҗбүри дәүләт имтиханнары биреп карадылар.

ПИТРӘЧ ХОКУК САКЧЫЛАРЫ ел башыннан судка ике эш җибәрде һәм берсе вак ришвәтчелек статьясы буенча карала. Районда әлеге статья гамәлләренә шоферлар юлыга, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәзадан качарга тели. Беренче ике очракта ришвәт суммасы 1000әр сум, ә соңгысында 500 сум тәшкил иткән. Хәзер закон бозучыларга ришвәт биргән өчен, хәтта зур суммада булмауга да карамастан, җитди җаваплылык яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса