Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Патриотизм мәктәптән башлана

“Әлбәден-2020” фестиваленә әзерлек кысаларында, туган якны өйрәнү музеенда укучыларга Казанның Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалыннан китерелгән “Прикосновение к войне” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Чакырылган лекторлар балаларга совет ату коралының тарихы, рус армиясен формалаштыру турында җентекләп сөйләделәр.

Очрашуга район үзәгендәге беренче мәктәпнең сигезенче, тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары килде.
Татарстан Республикасы Милли музееның реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров безнең солдатлар кулланган ату коралы турында лекция укыды. Хәрби форма, кыйммәтле орденнар һәм аларның мактаулы ияләре турында Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, “Легион” хәрби-патриотик отряды директоры Александр Александров сөйләде.
Егетләр Австрия, Германиядән алып кайтылган коралга үз куллары белән кагылырга мөмкин булган минутларны түземсезлек белән көттеләр. Аларның игътибарын Советлар Союзы чорыннан бирле сакланган корал җәлеп итте.
Укучыларның кайберләре “Әлбәден-2019” фестивалендә катнашканнар. Роберт Миңнуллин Петр Гаврилов ролендә чыгыш ясаган.
- Минем мондый коралны беркайчан да күргәнем юк иде әле. Миңа лекция дә ошады. Бик кызык һәм күңелле булды. Миңа пулеметларның модельләрен җыю һәм сүтү мөмкинлеге бирелде. Мин беренче тапкыр сигез килограммлы чын пулеметның нинди икәнен белдем, Мусин винтовкаларының кайбер төрләрен күрдем. Быел мин яңа белемнәр белән фестивальдә катнашачакмын, - дип билгеләп үтте ул.
- Узган ел питрәчлеләр иртәнге сәгать 4тә немецларның һөҗүмен һәм Брест крепосте өчен сугышны күрделәр. Быел без бронетанк техникасын җәлеп итеп, 1944 елда Брест шәһәрен азат итү күренешен өстәргә уйлыйбыз. Шулай ук Белоруссиядән реконструкторлар чакырырга планлаштырабыз. Безнең бәяләүләр буенча, быел җәй фестиваль бик зур булачак. Хәрби хәрәкәтләрне реконструкцияләүдә генә дә 250дән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла, - дип уртаклашты Владислав Хабаров.
Финалда иң игътибарлы укучылар викторинада катнаштылар һәм “Әлбәден” хәрби уеннары” фестиваленең истәлекле сувенир продукциясен ота алдылар. Беренче урынны Максим Астафьев, икенчене Илья Вавилов алды. Призерлар өчлеген Антон Глинушкин йомгаклады.

Фоторепортаж: “Прикосновение к войне” дип исемләнгән күргәзмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса