Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч икенче мәктәбе территориясендә өйрәнүләр үтте

Кешеләрне 4 минут эчендә эвакуацияләделәр

Район үзәгенең икенче мәктәбендә терроризм куркынычы янаган очракка өйрәнүләр штабы тренировкасы узды. Анда махсус техника белән кирәкле барлык хезмәтләр дә җәлеп ителде: газ, янгын, ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләре. Барысы да көйле һәм төгәл инструкция буенча эшләделәр. «Сары» куркыныч дәрәҗәсе билгеләнде – бу терактка әзерлек турындагы мәгълүматның раслануын аңлата.
Балаларны потенциаль куркыныч бинадан берничә чыгу урыныннан алып чыктылар һәм Боз сарае янындагы мәйданчыкта җыйдылар. Мәктәп директоры тулы эвакуация вакыты 4 минут тәшкил итүен, бина эчендә беркем дә калмавын хәбәр итте.
Нәтиҗәдә, өйрәнүләр тренировкасына "яхшы"дип бәя бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса