Питрәч районында Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек старт ала
Узган елларда барлыкка килгән традиция буенча, әлеге дата уңаеннан күп кенә чаралар үткәрелә.
1 нче декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр катнашында концерт узачак. Шул ук көнне район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең эшләре һәм казанышлары күргәзмәсе дә оештырылачак (башлана - 14.30 сәгатьтә).
3, 6 һәм 7 нче декабрьдә Питрәч район мәдәният йортында, Богородск һәм Шигали күпфункцияле үзәкләрендә бушлай балалар фильмнарын карау оештырыла.
6 декабрьдә - балалар өчен, ә 8 декабрьдә – өлкәннәр өчен балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә инвалидлар арасында шашка, шахмат, өстәл теннисы, армреслинг буенча ярышлар узачак. Мәсәлән, Богородск авылындагы КФҮтә ярышлар 8 декабрьдә 14.30 сәгатьтә, Шәле мәдәният йортында - 7 декабрьдә 14.30 сәгатьтә, Кощак мәдәният йортында - 2 декабрьдә 14.30 сәгатьтә, Шигалидәге КФҮтә - 3 декабрьдә 14.30 сәгатьтә, Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәгендә - 7 декабрьдә 14.30 сәгатьтә узачак.
Моннан тыш, өлкәннәргә дә, балаларга да бу елның 1-10 декабрендә Питрәчтәге «Сула» бассейнына, «Мишә» универсаль спорт залына бушлай керү планлаштырылган (иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр килергә мөмкин).
15 декабрьдә Ленино-Кокушкино авылында Яшьләр үзәге сәхнәсендә 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен курчак театры тамашасы күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, районда «Ак чәчәкләр» акциясе дә уза. Аның кысаларында теләге булган һәр кеше сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итә ала.
Районда хәзер 183 гаилә яши, аларда 195 үзенчәлекле бала бар. Акция турында тулырак 8(987) 412-39-57 телефоны буенча белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа