Питрәч ветераннар советына яңа рәис сайланды
Питрәч ветераннар оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте.
Питрәч район ветераннар советының хисап-сайлау конференциясендә соңгы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар, актив тормыш позициясе алып барган, яшьләрне тәрбияләүгә һәм оешма үсешендә зур өлеш керткән өчен республика ветераннар советы бүләкләрен тапшырдылар, шулай ук район ветераннар советы әгъзаларын сайладылар.
Озак еллар әлеге оешма рәисе булып торган Дания Камалиева лаеклы ялга китте. Аның урынына Эльгиза Фәйзуллина сайланды, конференциядә катнашучылар аның кандидатурасын бер тавыштан сайлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа