Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчлеләрнең мал-мөлкәтләре уттан зыян күрүләрен дәвам итәләр

    Соңгы берничә көн эчендә янгыннар районда яшәүчеләргә кабаттан зыян күрсәттеләр.

    Питрәч коткаручыларына хуҗалыклары зыян күргән берьюлы ике янгынны сүндерегә туры килә.

    Питрәчтә Механизаторлар урамында шәхси сарайның янып китү сәбәбе аның хуҗасы булды. Нәтиҗәдә, ут сарай түбәсен юкка чыгара. Януның мәйданы 24 квадрат метр тәшкил итә.

    Әлеге вакыйгадан соң берничә көн узгач кына, гадәттән тыш хәлләр идарәсенең район бүлеге диспетчер часте мәгълүматы буенча, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле, Кощак авылы Үзәк урамында сарайлар яна. Янгынны сүндерү мизгеленә кадәр ут 100 квадрат метрлы хуҗалык төзелмәләрен юкка чыгарырга өлгерә.

    Утны куллаганда уяу булыгыз! Искә төшерәбез: районда 4 нче дәрәҗәдәге янгын куркынычы игълан ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: