Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтәге бурычларын түләмәүчеләргә санкцияләр билгеләнәчәк

Район прокуратурасында халыкның коммуналь хезмәтләргә бурычларын түләттерү мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды. Анда район хакимияте, идарәче компания, контроль орган вәкилләре һәм берничә авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кайбер түләмәүчеләрнең бурычлары йөз мең сумнан артып киткән. Бурычлары азрак булганнар да бурычларын түләү турында кайгыртсын иде. Очрашуда судта каралган санкцияләр турындагы мәсьәлә күтәрелеп чыкты. Хокук бозучыларның милекләрен алып, хезмәт хакы, пенсияләрдән тотып калулар, хәтта фатир алып торучыларны фатирларыннан чыгару юлы белән бурычларын түләттерәчәкләр. Узган атналарда суд приставлары бурычлылардан 38 мең сум акча түләттергән, 20 мең сумлык милеккә арест салган. Әгәр дә үз милкегездән колак кагасыгыз килмәсә - бурыч җыймавың хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса