Алга
  • Рус Тат
  • Һәркем җаваплылык тоярга тиеш

    Россиянең берничә өлкәсендә урманнар яна. Ут уннарча мең гектар урманны юкка чыгарды, кешеләр үлеме дә арта. Шуңа күрә дә янгын чыгу куркынычын булдырмас өчен бик сак булырга кирәк.

    2014 елда янгынга каршы профилактик чаралар үткәрү нәтиҗәсендә Питрәч урман хуҗалыгында янгыннар булмады.

    Безнең урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән 20 октябрьгә кадәр дәвам итә. Дәүләт урман фондында гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен, күп кенә чаралар оештырыла.

    Район халкы да бу уңайдан үзләрендә зур җаваплылык тоярга тиеш. Урманнарны саклыйк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, таләпләрен бозмыйк!

    Әлеге хәлне оператив контрольдә тоту максатыннан урман хуҗалыкларында тәүлек буе кизү тору оештырылды. Хокук бозулар, янгын чыгу очракларына юлыксагыз, 8(84367)37-2-25 телефоны буенча Питрәч урман хуҗалыгына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: