Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Россиядә «бушлай» фатирлар барлыкка киләчәк

    Бу хакта «Известия»га фатирлар сату белән шөгыльләнүче «Этажи» федераль компаниясе хәбәр иткән.

    Хәзер россиялеләр яңа төзелгән йортларда бушлай яшәп карый ала — кайбер төзүчеләр фатирларны потенциаль сатып алучыларга тест-драйв өчен бирергә әзер.

    Без йорт төзүчеләр, сатучылар белән сөйләштек. аларның бер өлеше, традицион шоурумнардан тыш,  ремонт ясалган фатирны «яшәп карарга» бирергә әзер. Сатып алучылар фатирны һәр яклап тикшерә алачак: төзелешнең сыйфаты, тавыш изоляциясе, районның уңайлылыгын«, — дип сөйләгән «Этажи» федераль компаниясенең яңа төзелешләр үзәге җитәкчесе Сергей Зайцев.

    Төзүчеләр арасында сатып алучылар өчен көндәшлек югары, шуңа күрә якын арада сатуларны стимуллаштыруда креативлык дәрәҗәсе үсәчәк кенә, диде ул.

    Мондый тест-драйвы әлегә массакүләм характерда кулланылмаячак, әмма сатып алучылар ягыннан аңа карата кызыксыну зур. Моннан тыш, мондый вариант чит шәһәрләрдән килгән сатып алучылар өчен дә кызыклы, аларның торак арендасы өчен өстәмә чыгымнары булмаячак дигән сүз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: