Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлаулар югары дәрәҗәдә оешкан төстә үтте

Узган якшәмбедә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Питрәчлеләр анда актив катнашты, район буенча тавыш бирүчеләр 88,36 процент тәшкил итте. Халык алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар, шулай ук 11 бер мандатлы округта авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлады. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләр күзәтте. Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлаулар тәртип бозуларсыз узды, шикаятьләр булмады. Ә ТР Үзәк сайлау комиссиясе җирле территориаль комиссия эшен, районда сайлауларны оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсен югары бәяләде.

Районның 32 сайлау участогы барлык процедураларны үтәп, иртәнге сәгать җидедә 30642 сайлаучы өчен үз ишекләрен ачты. Региональ масштабтагы сайлаулар беренче тапкыр Көек авылының «Светлый» торак комплексында һәм Яңа Шигали авылының «Царево» торак комплексында узды.
Мәдәният йорты бинасында урнашкан сайлау участогында ачылганда ук ниндидер җанлылык сизелә иде. Биредә Питрәч авылының сигез урамында яшәүчеләр тавыш бирде.
- Бүген мин эшлим, шуңа күрә  эшкә  соңга калмас өчен беренчеләрдән булып сайлау участогына килдем, - дип билгеләп үтте Елена Смолкина.
Биредә «Сәламәтлек академиясе» клубы әгъзалары - һәвәскәрләр спортының гадәти булмаган төре белән мавыгучы пенсионер хатын-кызлар үзләренә зур игътибар җәлеп итте. Алар дәресләрдән соң ук - спорт формасында, кулларына чаңгы таяклары тотып килделәр.
- Без инде өченче ел скандинавия йөреше белән шөгыльләнәбез, - дип сөйләде клуб җитәкчесе Гөлнәзирә Латыйпова. - Һәр иртә наратлыкта стадион буйлап  өч-дүрт әйләнеш ясыйбыз. Шуның нәтиҗәсендә көн буена җитәрлек көч һәм дәрт туплыйбыз. Без актив тормыш рәвеше алып барабыз,   без актив тормыш позициясенә ия, шуңа күрә сайлауларда һәрвакыт катнашабыз. Бүген Бердәм тавыш бирү көне булуга да карамастан без спорт традицияләрен бозмаска булдык, шундый  кояшлы матур көндә стадион буйлап йөрдек, ә хәзер бергәләп сайлау участогына килдек, - дип билгеләп үтте Гөлнәзирә Латыйпова.
- Ә мин үз участогымда тавыш бирдем инде, аннары стадионга килдем. Сайлауларда катнашу - безнең гражданлык бурычы, безнең киләчәк шуңа бәйле, дип саныйм. Кич белән гаиләбездә барыбыз да тавыш биргәнме-юкмы икәнен ачыклаячакмын, мин моны һәрвакыт контрольдә тотам, - дип сүзгә кушылды Зоя Миңнебаева.
Ул арада Ленино-Кокушкино авылында урнашкан ике сайлау участогының берсенә район башлыгы Илһам Кашапов килде. Ул тавыш бирүнең беренче сәгатьләреннән үк халык активлыгын ассызыклады һәм кешеләрнең участокларга бөтен гаиләләре белән килүен билгеләп үтте.
Чыннан да, андыйлар күп иде. Мисал өчен, улы, килене һәм оныгы белән бергә килгән Тәслимә Сәетова.
- Мин озак еллар авыл советы сәркатибе булып эшләдем, минем өчен бу көн - бик мөһим. Оныгым тавыш бирергә әле кечкенә, әмма кичә мин аңа иртәгә зур бәйрәм булуын әйттем, шуңа да малай, минем кебек үк, бу минутны дулкынланып көтте, - диде Тәслимә Сәетова.
200дән артык питрәчле сайлауларда беренче тапкыр катнашты. Һәр дебютантка, ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә букча, истәлекле значок тапшырылды.
- Бик дулкынландым, әмма бу җаваплы адымны ясадым һәм үз тавышымны бирдем, - диде яшь кыз Ольга Ветрова.


Безнең район буенча сайлау нәтиҗәләре түбәндәгечә: «Бердәм Россия» сәяси партиясе  - 79,88 процент, КПРФ - 11,98 процент тавыш җыйды. Башка партияләр 5 процент чикне уза алмады. Күпчелек Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча (безнең район шунда карый) ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат  Азат Җиһаншинны яклап чыкты, аның өчен 73,47 процент сайлаучы тавыш бирде. Сайлау нәтиҗәләре буенча, җирле советларга депутатлар итеп Рамил Сөнгатуллин, Ләйлә Гайфуллина, Муса Хәбибуллин, Ренат Уткельбаев, Марсель Вафин, Алмаз Арсланов, Мария Карасева, Василий Ганюшин, Данис Хәмитов, Марат Разов һәм Сергей Блохин сайланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X