Алга
  • Рус Тат
  • Ә сез сүгенәсезме?

    Матур итеп сөйләшү мәсьәләсе бик күпләрне борчый. Бигрәк тә бу вакытлы матбугатта һәм телевизор экраннарындагы сөйләмдә еш очрый. Күптән түгел булып узган кинофорумда яңалыклар каналларында эшләүче хәбәрчеләр танылган режиссерларга: "Нәфис фильмда сүгенүгә ничек карыйсыз?" - дигән сорау бирделәр. Фикерләр төрле булган. Берәүләр моны хуплаган, икенчеләре, каршы булган. Без дә әлеге...

    Илшат: "Мин нәфис фильмнарда сүгенмәсеннәр иде дим. Тормышта да җитәрлек күп бу сүзләр. Экранда да шулай була калса, яшьләр нәрсәгә өйрәнер? Көндәлек тормышта аннан башка булмый анысы. Режиссерлар кино кызык булсын өчен башка чарасын тапсын".

    Елена: "Әле өч дистә ел элек кенә режиссерлар фильмнар, шул исәптән, сугыш турындагын да төшерәләр иде. Анда билдән түбән бер генә сүгенү сүзе, бер генә оятсыз юмор булмаган. "Они сражались за Родину" фильмын гына алыйк. Бик шәп кино. Режиссер немецларның совет гаскәрләре ныгытмаларын бомбага тоткан бер эпизодны бик оста төшергән. Анда Сергей Бондарчук үзе уйнаган. Ул фашистларны ядрәләр, туплар аткан чагында бик матур итеп "ераккарак" җибәрә. Аның Пушкин шигыре укымаганы аңлашыла, билгеле. Әмма бар да аңлашыла бит!"

    Александр: "Беренче карашка, сүгенү сүзләре картинаны тулыландыра да кебек. "9 рота" фильмыннан матны алсаң, нәрсәдер югалыр кебек. Кино болай да кырыс һәм драматик. Автор хәлнең фаҗигале булуын күрсәтергә теләгән. Сугышчылар сугышканда матур сүзләр сөйләмәве билгеле. Икенче яктан караганда, фильмны төрле яшьтәгеләр карый. Ишеткәнне ничек кабул итүләрен без белмибез. Җавап бирергә кыенсынам, шуңа".

    Хәзерге вакытта депутатлар массакүләм мәгълүмат чараларында американизмнар һәм сүгенү сүзләрен куллануны тыярга тырыша. Сүгенгәнне күрсәткән өчен 3 мең сумга кадәр штраф каралачак, ә вазифаи затларга - 20 мең, юридик затларга тагын да күбрәк - 200 мең сум.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: