Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Татарстанда беренче кар 20 октябрьдә көтелә

    ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча

    Татарстанда беренче кар якындагы чәршәмбе, 20 октябрьдә булырга мөмкин.

    Шулай итеп, бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә, әмма кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр фаразлана, республикада урыны белән яңгырлы кар явуы мөмкин.

    Дүшәмбе, 18 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез 12гә кадәр җылы булачак, ләкин яңгыр явуы ихтимал.

    Сишәмбе, 19 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез +10 градуска кадәр җылы көтелә. Аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.


    ТИ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: