Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Укучыларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар

    Район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Питрәч районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар.

    Яшьләргә сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева мөрәҗәгать итте.

    - Сезне тормышыгыздагы мөһим вакыйга белән котлыйм. Россия гражданнары булуыгыз белән горурланыгыз. Бер нәрсәдән дә курыкмагыз, сез бит Россия Федерациясендә яшисез. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын.

    РФ гражданинының төп документын алу өчен сәхнәгә унике укучы менде.

    - Бу көнне мин бик озак көттем, - дип кичерешләре белән уртаклашты 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы 14 яшьлек Ангелина Иванова. - Бик дулкынланам. Мин үземдә җаваплылык тойдым. Хәзер минем кулымда кеше тормышындагы иң мөһим документ.

    - Бу вакыйга миндә бары уңай тәэсирләр генә калдырды, - дип сүзгә кушылды Ангелинаның сыйныфташы Анастасия Гончарова. Һичшиксез, бу һәммәбез өчен дә мөһим көн, паспорт алу безгә билгеле бер мөмкинлекләр тудыра. Мәсәлән, җәйге чорда мин рәсми рәвештә эшкә урнаша алачакмын.

    Паспорт тапшырган көнне хаклы рәвештә һәр кеше тормышындагы иң мөһим көн дип санарга була. Төп документ - Россия Федерациясе гражданины паспортын алу һәр яшь кешенең хәтерендә мәңге сакланыр дип өметләнеп каласы килә.

    Паспорт тапшыру белән беррәттән сәхнәдә халыклар бердәмлеге һәм Конституция көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. "Селяне", "Җәүһәр" вокаль ансамбльләре һәм районның яшь артистлары чара кунакларын күңелле чыгышлары белән куандырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: