Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Ленино-Кокушкино укучылары фәнни-тикшеренү укуларында катнашты

    27 февраль көнне Кукмара муниципаль районы Үзәк китапхәнәсендә Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан, аның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни- тикшеренү укулары билгеләп үтелде.

    Әлеге фәнни-тикшеренү укуларында катнашучы Ленино-Кокушкино урта гомуми белем бирү мәктәтенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдрахманова Назилә Наил кызы һәм Ленино-Кокушкино китапханәсе мөдире Сайфуллина Тәслимә Илдус кызы җитәкчелегендә 11 нче сыйныф укучысы Фахраеева Илнара һәм 5 нче сыйныф укучысы Хафизова Әлфинә язган эшләре белән финал өлешенә үттеләр. Әлеге уңайдан, аларны 27 февраль Кукмара районы Үзәк китапхәнәсендә үз эшләрен яклау максатыннан, юллама алдылар. Җитәкчеләр һәм укучылар үз куйган максатларына ирешергә дә насыйп булды. Жюри әгъзаләрен Хафизова Әлфинә Ибраһим Газиның "Онытылмас еллар" трилогиясеннән өзек сөйләп, ә Фәхреева Илнара "Ибраһим Газиның төп кыйбласы-халыкка хезмәт итү" дип аталган фәнни-тикшеренү эшен яклады. Финал өлешендә катнашучы, 50 укучы арасыннан аларның икесе дә 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән һәм Кукмара төбәге турында китап һәм башка бүләкләр белән бүләкләнделәр. Конференция бик уңай тәэсир калдырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: