Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Киләчәк яшьләр кулында

Һөнәрләр турындагы "Киләчәккә билет" район иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. Анда районның өлкән сыйныф укучылары катнашты.

Ике ай дәвам иткән бәйгедә районның өлкән сыйныф укучылары катнашты. Жюри карамагына 20 дән артык инша тәкъдим ителде.
Бәйге эшләре берничә критерий буенча бәяләнде. Бәйге комиссиясе сорау зур булган һәм инженер һөнәрләре турында язылган иҗади эшләргә аеруча игътибар итте.
Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча "Минем булачак һөнәрем" номинациясендә 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Кирилл Гурьянов (җитәкчесе Валентина Макарова), ә "Минем киләчәгем - үз кулымда" номинацияснедә Шәле мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ләйсән Сафина (җитәкчесе Рәзинә Кашапова) җиңүче булды.
Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Айсылу Рафикова җиңүчеләргә һәм 2 нче һәм 3 нче урынны алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X