Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Быел районда 9 нчы сыйныфны - 400, 11 нче сыйныфны 101 бала тәмамлады.

Районның барлык мәктәпләрендә дә уку елы тәмамлануга багышланган «Соңгы кыңгыраулар» узды. Традиция буенча, бәйрәмнең төп геройлары - чыгарылыш сыйныф укучылары.
Соңгы кыңгырауда мәктәп директорларыннан һәм район хакимияте вәкилләреннән котлау сүзләре яңгырады, чыгарылыш сыйныф укучылары тамашачылар алдында вальс һәм җырлар белән чыгыш ясадылар, аннан соң кыңгырау чыңлады. Укытучылар, ата-аналар, балалар өчен бүгенге көн моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да булды. Алда - имтиханнар, югары уку йортларына һәм көллиятләргә укырга керү, яңа танышулар һәм мөмкинлекләр. 


Питрәч беренче мәктәбеннән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса