Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татар Тау Илендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне уяу булырга өйрәттеләр

Татарстанда булган янгыннар берәүне дә битараф калдырмады. «Әкият» балалар бакчасында шул уңайдан тормыш куркынычсызлыгына багышланган тематик атналык үтте.

Бу атналыкта балалар, тормыш куркынычсызлыгы турында күп кенә мәгълүмат белделәр. Мультфильмнар карап белемнәрен ныгыттылар. Рәсем күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдә әти-әниләр дә актив катнашты. Алар балалар белән берлектә «Шырпы белән уйнарга ярамый » -дигән темага рәсемнәр ясадылар. 20 март көнне балаларның алган белемнәре тикшерелде. Янгын чыккач, үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен белү өчен балалар белән эвакуация ясалды. Балалар бирелгән вакытка сыештылар һәм сынауларга бик игътибарлы, җаваплы карадылар. Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә, без балаларны бәла-казадан саклый алабыз. Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияләр. Балаларга янгын булган очракта исә, куркып калмаска, бер-беренә ярдәм итәргә, өстәл астына яисә башка җирләргә качмыйча, тиз генә урамга чыгарга кирәклеге турында күп кенә мәгълүмат бирелде…

Шуны истә тотарга кирәк - янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау хәерлерәк. Шуңа да, һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешбез.

Бәла-казалар безне читләп үтсен! Тормышларыбыз тыныч, имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч. ТатарТауИле. Атналык