Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чыгарылыш сыйныф укучыларына стрессларын җиңүдә ничек ярдәм итәргә?
Теләсә кайсы сынау - кеше өчен экстремаль хәл, һәм, кагыйдә буларак, ул киеренкелек, конфликт һәм хәвефле хәл белән үрелеп бара. Шуңа күрә стресс психологиясе белән танышу проблеманы аңларга һәм эчке киеренкелектән азат итү юлларын табарга ярдәм итәчәк. Һәр кеше дә стресс хәлендә үз-үзен тотышын көйли ала. Димәк, безнең чыгарылыш сыйныф укучылары да үз-үзләренә ярдәм чарасыннан оста файдаланып моны җиңеп чыга алачак.
-
Грантлар идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итә
Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә төрле кызыклы проектлар авторларына ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла. Узган ел районның 29 укытучысы республика мәктәпләре укытучыларының һөнәри үсешенә грант ярдәмендә хуплауда катнашуга гариза бирде һәм алар барысы да җиңүче булдылар. Конкурста абсолют уңышка ирешү сәбәпле, Татарстан грант алучыларының зона халык тыңлауларын үткәрү урыны итеп Питрәч районы сайланды.
-
Казан мәдәният институты студентлары безнең районда кунакта
Кибәч мәдәният үзәгендә Кибәч һәм Кәвәл авылы фольклор ансамбльләре Казан шәһәренең Мәдәният институтыннан килгән Еникеева Алсу Рашидовна җитәкчелегендәге студентлар төркеме белән очрашу үткәрделәр.
-
Питрәч чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башлана
Тиздән бердәм, төп һәм чыгарылыш дәүләт имтиханнары форматындагы дәүләт йомгаклау аттестациясе башлана. Тормышта һәр баланы бик күп төрле сынаулар көтә. Әгәр үзеңнең белем дәрәҗәсен даими күтәреп торсаң һәм үз көчеңә ышансаң, һичшиксез, яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәксең.
-
Математиканы балалар бакчасынннан ук өйрәнәләр
Балалар белән эшләүче һөнәр ияләре даими рәвештә үзләренең осталыкларын камилләштереп торырга тиеш. Балалар бит бик кызыксынучан. Хәзер фән һәм техниканың да бик зур тизлектә үсеш алуын онытырга ярамый. Тәрбиячеләргә һәм укытучыларга заман белән бергә атларга, яңа белемнәр һәм ачышлар үзләштерергә, дөньяны замана балалары күзлегеннән күрә белергә кирәк. Менә шуңа да мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен һәртөрле курслар, семинарлар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр оештыралар да инде. Соңгы көннәрдә безнең районда республика дәрәҗәсендәге шундый өч чара үтте.
-
Хәзер барлык мәктәпләрдә дә тәнәфестә шахмат уйныйлар
Агымдагы уку елы башыннан безнең районның һәр мәктәбендә шахмат түгәрәкләре эшли башлады, балалар тәнәфес вакытларында бик теләп шахмат такталары артына утыра. Бу яңалыкны кертүнең төп бурычы профессиональ шахматчылар яки гроссмейстерлар әзерләү түгел. Төп максат – балаларда бу уен аша күнекмәләр һәм сыйфатлар тәрбияләү. Шахматчының беренче база күнекмәсе – башта уйла, аннары эшлә. Шушы көннәрдә район мәктәп укучылары арасында беренче шахмат турниры үтте.
-
“Районның барлык балалар бакчалары билингваль”
Питрәчнең “Айгөл” балалар бакчасы базасында “Мәктәпкәчә белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү” республика фәнни-гамәли семинары узды. Анда республиканың безгә якындагы районнары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән килгән илледән артык хезмәткәр катнашты.
-
“Иске Шигали мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек”
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.
-
“Айгөл” балалар бакчасында булачак халык артистлары үсә
Безнең районда руслар, татарлар һәм керәшеннәр бер зур күпмилләтле гаилә булып тату яши. Алар бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, һәм хәтта халык күңел ачуларын да бергәләп үткәрәләр. Менә мәсәлән, славяннарның Святки һәм төрекләрнең Нардуган бәйрәмнәре уңаеннан “Айгөл” балалар бакчасында “Дуслык фестивале” КВНы үтте. Анда “Чулпы”, “Калинушка”, “Җәүһәр” халык ансамбльләре, шулай ук ике әзерлек төркеме балалары катнашты.
-
Питрәч сабыйларының ата-аналарына янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, балаларны ничек тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләделәр
Керчь шәһәрендә "кан коеш" булу сәбәпле, бүген районның мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә ата-аналар белән очрашулар үткәрелә.
-
Укучылар Ленин паркы төзергә тәкъдим итте
Ленино-Кокушкино мәктәбендә парламент дәресе үтте. Югары сыйныф укучылары үзләрен хакимият вәкилләре ролендә сынап карады. Укучылар ике командага бүленде: беренчесе – “Экология һәм мәдәният комитеты”, ә икенчесе – “Икътисад һәм эшмәкәрлек комитеты”.
-
"Шатлык" приютында «Көз безгә ниләр алып килде» дигән темага ачык дәрес үткәрелде
"Шатлык" приютында «Көз безгә ниләр алып килде» дигән темага ачык дәрес үткәрелде.
-
Надеждино мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады
1 сентябрь – Белем көне, Надеждино мәктәбе үз укучылары өчен ишекләрен ачты
-
Богордск мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады
1 сентябрь – Белем көне, Богордск мәктәбе үз укучылары өчен ишекләрен ачты.
-
Күн мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады
1 сентябрь – Белем көне, Күн мәктәбе үз укучылары өчен ишекләрен ачты.