Һәр өйдә булырга тиешле дарулар исемлеген тәкъдим итәбез
Исемлек белән терапевт, табиб-ординатор, онколог Алинә Хафисова таныштыра
Һәр өйдә булырга тиешле дарулар исемлеге
Бинт, мамык, марлядан салфеткалар.
Градусник, тонометр, нашатырь спирты, жгут
Медицина һәм бактерицидлы пластырь.
Кайчы, пинцет, җылыткыч (грелка), үлчи торган стакан, перчатка, битлек.
Җәрәхәтләрне йогышсызландыра һәм яраларны төзәтә торган чаралар: пантенол, 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.
Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган препаратлар: ибупрофен, парацетамол, но шпа (дротаверин, папаверин).
Буыннар авыртканнан мазьлар.
Аллергиягә каршы: лоратадин.
Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.
Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.
Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.
Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.
Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган леденецлар (холлс, стрепсилс).
Даруларны караңгы салкынча һәм балалар тимәслек урында саклагыз. Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып һәм яңаларын өстәп торыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа