Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Инфекционист Качману вакытында коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде

Салкын суга чумган вакытта адреналин барлыкка килү иммунитетны стимуллаштыра.

Качману коенулары вакытында Covid-19 коронавирусы йоктыру куркынычы бик аз. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Бозлы суга чумган вакытта барлыкка килә торган адреналин һәм иммунитетны стимуллаштыручы үзенчәлекле ферментлар вируска берничек тә үтеп керергә мөмкинлек бирми", - дип аңлатты белгеч. Эш шунда ки, "иммунитетның кискен күтәрелүе төрле вируслар һәм бактерияләрне юкка чыгара".

Су аша коронавирус йоктыру ихтималы юк, дип өстәде Тимаков. Өстәвенә, аның сүзләренә караганда, «суыкта вирус сирәгрәк тапшырыла».

Бу исә вирус йоктыру мөмкинлеген нольгә тигезли диярлек", - дип саный ул.

Авырып китмәс өчен һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен табиб традицион киңәшләр бирде: җиһазландырылган урыннарда коенырга һәм бер генә түгел, алмаш кием-салым һәм берничә тапочканы онытмаска, шулай ук процедурадан соң кайнар чәй эчәргә, җылынырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса