Көек авылында яшәүчеләр флюорография уза ала
Сәламәтлекне саклау

Көек авылында яшәүчеләр флюорография уза ала

Үзең белән документлар булу зарур.

22-25 июльдә 8дән 16 сәгатькә кадәр Көек авылы табиблар амбулаториясе территориясендә (18 квартал, 3 йорт) күчмә флюорография җайланмасы эшләячәк.

Тикшерүне кайда беркетелүгә карамастан, һәркем уза ала. Үзең белән паспорт, полис, СНИЛС булырга тиеш.