Көектә табиб амбулаториясе ноябрь азагында ачылачак
Сәламәтлекне саклау

Көектә табиб амбулаториясе ноябрь азагында ачылачак

Бу турыда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев хәбәр итте.

Питрәч районы Көек авылында ноябрь азагына табиб амбулаториясен ачылачак.

2022 елда 25 сәламәтлек саклау объекты төзү планлаштырыла, шуларның 23е - ФАП, бер патологоанатомия бүлеге.

"Аларның барысы да диярлек эксплуатациягә тапшырылган", - диде Гимаев.