Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Ковид-19 белән авыручы питрәчлеләргә өйләренә бушлай дарулар китерәләр

Районда коронавирустан амбулатор дәваланучы кешеләр өчен (яки авыру шиге булган очракта) медикаментлар бушлай бирелә һәм китерелә.

Препаратларны волонтерлар алып килә, алар барлыгы 112. Медикаментларны 50гә якын авыруга тараттылар инде.

Препаратларны дәвалаучы табиб кына билгели. Һәр дару җыелмасында пациентның контакт мәгълүматлары күрсәтелгән. Дару пакетларын ишекне ачып кына тапшыралар, өйгә кереп, дәваланучылар белән элемтәгә керү тыела.

- Әлеге система түбәндәгечә эшли – пациент хастаханәгә мөрәҗәгать итә, анда дәвалаучы табиб аңа рецепт язып бирә.  Авыруларны шунда ук амбулатор дәвалануга җибәрәләр. Рецептларны даруханәгә китерәләр, анда алар буенча дару җыелмалары туплыйлар. Аннан соң аларны волонтерлар алып, пациентка алдан шалтыратып, визит турында кисәтеп, өйләренә илтәләр. Медикаментларны тапшыру барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәп, контактсыз ысул белән башкарыла, - дип сөйләде район яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Руслан Забабурин.

Аның сүзләренә караганда, волонтерлар хәрәкәтенә мәгариф бүлеге, авыл җирлекләре башлыклары зур ярдәм күрсәтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса