Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Офтальмологлар коронавирусның тагын бер нәтиҗәсен ачыклаган

Тикшеренү авторлары сүзләренчә, пациентларда күзнең мөгез катлавы нерв җепселләренең шактый зарарлануы күзәтелә.

Неджметтин Эрбакан исемендәге университетның медицина факультеты госпитале офтальмологлары белән Катар һәм Бөек Британиядәге галимнәр озак вакыт Covid-19 белән авыруның тагын бер билгесен билгесен ачыклаган. Ул — күзнең мөгез катлавында нерв җепселләрен югалту һәм дендрит күзәнәкләре саны арту.

British Journal of Ophthalmology да бастырылган тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән «Известия» хәбәр иткәнчә, Covid-19 белән озак авырган кайбер кешеләр айлар дәвамында тулысынча савыгып бетә. Тернәкләнү вакытында неврологик симптомнар (баш авыртуы, баш әйләнүе, онемения һәм невропатик авырту) булырга мөмкин.

Тикшеренү авторлары сүзләренчә, нәкъ менә шундый пациентларда күзнең мөгез катлавы нерв җепселләренең шактый зарарлануы күзәтелә.

Без Covid-19 белән озак авырган пациентларда вак нерв җепселләре зыян күрүен һәм невропатик, шулай ук скелет-мускул авырулары симптомнары булуын ачыклады», диелә мәкаләдә.

Белгечләр сүзләренчә, һәр унынчы кеше Covid-19 белән озак вакыт авырый. Тикшеренүдә катнашучыларның 55 процентында неврологик симптомнар, кискен фаза тәмамлаганнан соң, дүртенче атнада да дәвам иткән, ә 12 атнадан соң 45 процентында шул хәл күзәтелгән.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса