Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

ОРВИ билгеләре булганда питрәчлеләр больничныйны телефон аша ала

Моның өчен «122» номерына шалтыратыгыз.

Сезгә операторның җавабын күп дигәндә 10-15 минут көтәргә туры киләчәк. Телефон трубкасын куймагыз, чират җиткәч сезгә җавап бирәчәкләр. Исем фамилиягезне, беркетелгән поликлиниканы, СНИЛС яки медицина полисы номерын хәбәр итегез. Оператор сезнең гаризаны терапевтка җибәрәчәк һәм ул сезгә шалтыратачак. Табиб пациентка телефон аша консультация бирә, дәвалау билгели, больничный ача. Әгәр кеше авыр хәлдә һәм шәхсән тикшерү кирәк икән, үзе авыру янына бара яки ашыгыч ярдәм җибәрә.

Шуннан соң пациент табиб контролендә һәм аның белән элемтәдә була. Больничныйны да дистанцион рәвештә ябалар. Поликлиникага белешмә артыннан килергә кирәкми, эш бирүче аны социаль иминият фонды базасында күрәчәк. Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка киләчәк больничный лист номерын гына белергә кирәк, - дип сөйләде Питрәч район хастаханәсе табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ландыш Кадыйрова.

Мондый схема буенча больничныйны йөткергән, томау төшкән, тамагы авырткан, температурасы югары булган яки кискен респиратор вирус инфекциясенең башка симптомнары булган кешеләр генә алырга мөмкин. Башка авыруларга бу система кагылмый. Аның гамәлдә булу вакыты - 15 мартка кадәр. Ул медиклар эшен җиңеләйтергә һәм инфекционист кабинетына чиратларны киметергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса