Питрәч пенсионерлары бассейнга бушлай йөри
Районда Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган акцияләр дәвам итә
1-10 октябрьдә пенсионерлар 9дан 12гә кадәр «Сула» бассейнына бушлай йөри ала.
Районның күп кенә өлкән яшьтәге кешеләре әлеге акциядән файдаланды.
Фаил Мортазин иртәнге 9дан ук тренировкага килде. Элек йөзәр өчен Казанга барып йөргән, әмма бүгеннән соң ул безнең бассейнга йөрергә карар итте.
45 ел теш табибы булып эшләдем, ә хәзер арка авырта. Нейрохирург бассейнга йөрергә киңәш итте һәм шулай йөзү белән шөгыльләнә башладым да инде. Элек пенсионерлар өчен даими ташламалар ясамадылар, быелдан бирле бар. Питрәчтә шундый матур, заманча бассейн булуына мин бик шат. Безнең заманда андый спорт корылмалары юк иде. Эшләр өчен генә яшәдек. Ә хәзер районда уңайлы тормыш алып бару өчен барысы да бар. Акция турында сезнең газетадан укыдым һәм аннан файдаланырга булдым. Бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик яхшы мөмкинлек, - диде Фаил Исламович.
Фәния Мингалиева «Сула» бассейнына еш килгәли.
Атнага дүртәр тапкыр барам. Мин йөзәргә яратам - бу сәламәтлек өчен файдалы, - дип елмая ул.
Бассейн администраторы сүзләренчә, иртән иртүк бирегә җиде пенсионер йөзәргә килгән. Көн дәвамында тагын берничә кеше көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа