Питрәч районы Көек авылында табиблык амбулаториясенең төзелеш мәйданында киңәшмә булды
Проект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча финанслана.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Питрәч районы Богородск авыл җирлегенең Көек авылындагы төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә үткәрде. Биредә табиблык амбулаториясе төзелә.
Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме төзүчеләр, подрядчылар белән яңа медицина объектының төзелеш барышы, электр һәм җылылык челтәрләрен үткәрү, кабинетларның урнашуы турында, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән брендбук нигезендә амбулаторияне рәсмиләштерү турында сөйләште.
Бинаның мәйданы – 1 734, 5 кв.м. Табиблык амбулаториясе сменага 100 кеше килүгә исәпләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа