Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында гриппка каршы прививка ясату кампаниясе бара

Нәкъ менә шул вакытта прививка ясатырга кирәк яки кирәкми дигән темага кызу бәхәсләр дә башлана.

Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»

Табибларның фикере бер: прививка ясатудан курыкмагыз, бу вируска каршы көрәштә бонус булып тора.

– Грипптан, ковидтан соң өзлегүләр организм өчен бик куркыныч. Алар саңгыраулыкка, сукыраюга, үпкә ялкынсынуына, хроник бөер авыруларына, аутоиммун чирләргә, буыннар, йөрәк-кан тамырлары системасы зарарлануына китерергә мөмкин. Инфекция барлык органнарны зарарлый. Вакцинация, сез авырмаячаксыз, дигән сүз түгел, ул өзлегүләр барлыкка килүне тоткарлый, – диде район үзәк хастаханәсе терапевты Алсу Насыйбуллина.

Гриппка каршы прививканы вакытында ясарга кирәк, хәзер нәкъ менә вакыты.

– Учреждение һәм оешма коллективларына прививка ясала. Мәсәлән, райондагы зур оешма – кошчылык фабрикасы коллективының яртысыннан артыгы прививка ясатты, - диде врач.

Редакция хезмәткәрләре, нигездә, шулай ук вакцинация ясата.

– Прививка авыруның кискенләшү һәм өзлегү куркынычын киметә, – дип саный безнең баш бухгалтер Анна Ильина.

Вакцина югары чистартылган препарат булып тора һәм балалар, олылар тарафыннан яхшы кабул ителә, аннан өзлегүләр бик сирәк була. Кәеф китү, шешенү, тире кызару, баш авырту, температура күтәрелү һәм җиңелчә томау булырга мөмкин. Ләкин бу билгеләр гадәттә бер-ике көннән юкка чыга. Әгәр өзлегүләр процентын прививка ясатуның файдасы белән чагыштырсак, нәтиҗәләр вакцинация файдасына булачак.

Табиблар фикеренчә, беренче чиратта, авыру очрагында өзлегү куркынычы зур булган кешеләргә прививка ясатырга кирәк. Бу 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, балалар бакчаларына йөрүче балалар һәм мәктәп укучылары. Вакцинация ОРЗ белән еш авыручы, хроник соматик авырулардан, шул исәптән нерв, йөрәк-кан тамырлары һәм бронх-үпкә системасы авыруларыннан интегүче өлкәннәргә һәм балаларга кирәк. Моннан тыш, һөнәре буенча грипп белән авыру яки башкаларга йоктыру куркынычы зур булганнарга да прививка ясату мөһим. Бу медиклар, мәгариф һәм социаль учреждениеләр, транспорт, сәүдә, полиция хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләр. Гриппка каршы прививканы бушлай ясыйлар. Сезгә район үзәк хастаханәсенә яки яшәү урыны буенча ФАПка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса