Питрәч районында менингит белән авыруның бер очрагы теркәлгән
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында менингит белән авыруның бер очрагы теркәлгән

Бу хакта ТР Кулланучылар күзәтчелеге идарәсендә хәбәр иттеләр.

2023 елда Татарстан Республикасында менингит инфекциясе белән авыру очраклары теркәлгән, шуларның берсе – Питрәч районында. 

«Авырулар белән тыгыз элемтәдә булган кешеләргә инфекциягә каршы химиопрофилактика һәм күп компонентлы вакцина профилактикасы үткәрелә», - дип сөйләделәр ведомствода.

Авыру баш миенең йомшак һәм арахноидаль тышчаларының ялкынсынуы белән характерлана.