Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) очраклары Әлки, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарыннан тыш, республиканың барлык районнарында теркәлгән.
ВИЧ – (вирус иммундодефицита человка) – кешенең иммунитет дефициты вирус. Акрын үсештәге вируслар төренә керә. Вирус иммун системасын зарарлый, нәтиҗәдә СПИД (синдром приобретенного иммунного дефицита) авыруын китереп чыгара. Вирус үзе үлемгә китерми - ул кешене көчсезләндерә, организм үзен инфекцияләрдән саклый алмый башлый һәм нормаль иммунитетлы кешеләр йоктырмый торган авыруларга бирешүчәнгә әйләнә. Терапия алмаган очракта, ВИЧ йоктырган кеше 9-11 елдан үлә. Терапия алган очракта кеше 70-80 ел яшәргә мөмкин. ВИЧка каршы вакцина юк.