Питрәчлеләр өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрәчәкләр
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләр өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрәчәкләр

Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган.

Фото: © Алисә Шәрәфиева / «Пестрецы-информ»

Питрәчлеләрне «10 000 адым» сәламәтләндерү акциясендә катнашырга чакыралар.

Чара программасында: скандинавия йөреше буенча мастер-класс, профессиональ тренер белән күнегүләр, шулай ук коймак белән чәй эчү.

Чара наратлыкта узачак. Дәресләрне Казаннан медицина фәннәре кандидаты, табиб-невролог Лидия Кадырова үткәрәчәк.