Питрәч хастаханәсе табибы: Качману вакытында бөтен кешегә дә бозлы суга чумарга ярамый
Медик каршылыклар турында сөйләде.
Кач мануда чумарга ярый торган бозлы су температурасы уртача +0 — +4 градус булырга тиеш. Бу бик салкын һәм сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин.
Питрәч районы үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Айсылу Цурова тиешле күрсәтмәләрне санап үтте
ОРВИ һәм башка инфекцияләр, хроник авыруларның кискенләшүе вакытында, салкынга аллергия, йөрәк-кан тамырлары, бронх-үпкә ялкынсынуы, эндокрин авырулар, эпилепсия һәм көзән җыеру, бөерләр ялкынсынуы булганда бәкедә һәм купельдә суга чумарга ярамый. Балаларга килгәндә, аларны аерым сак һәм ата-аналар күзәтүе астында гына коендырырга кирәк, чөнки аларның җылылыкны көйләү системасы камил түгел, - дип билгеләп үтте Айсылу Хәбирулла кызы.
Табиб бозлы суга чумуга алдан әзерләнергә, башта чыныгырга кирәк, дип кисәтә. Шулай ук җиңелчә аэробика белән шөгыльләнергә - йөгерергә була. Суга керер алдыннан әкренләп чишенергә, суга акрын һәм тыныч кына керергә киңәш итәләр. Исерек хәлдә булырга ярамый! Суга кергәч, тик басып кына торырга ярамый, хәрәкәтләнергә кирәк. Процедурадан соң сөртенергә, җылы кием һәм аяк киеме кияргә кирәк. Җылынырга кайнар чәй ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа