Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч ковид-госпиталендә барлык койкалар авыручылар белән тулы

Татарстанда, шул исәптән Питрәч районында да, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны көннән-көн арта.

Район үзәк хастаханәсе базасында октябрь ахырында 30 койкага исәпләнгән ковид-госпиталь ачылды, анда элек йогышлы авырулар бүлеге урнашкан иде.

Хәзер анда 27 кеше дәвалана. Узган атнада вирус 90 һәм 74 яшьлек ике кешенең гомерен өзде", - дип белдерде район башлыгы ярдәмчесе Ләйсән Мифтахова.

Пандемия башланганнан бирле Питрәч районында коронавирус белән 390 кеше авырган. 2021 елда Covid-19 176 кешедә расланган. Вируслы пневмония 1425 тапкыр теркәлгән. Хәзерге вакытта авыручылар саны 47 кеше тәшкил итә, әлегә алар барысы да өйдә дәвалана.

Хәзерге шартларында үзеңне коронавирус инфекциясеннән саклау бик мөһим. Бу өлкән буын кешеләренә дә, бүгенге көндә куркыныч төркеменә кергән яшьләргә дә кагыла. Вакцина үзеңне һәм якыннарыңны авырудан саклап калырга ярдәм итә", - дип раслый табиблар.

Питрәч районында коронавирус инфекциясенә каршы беренче компонентны 17 420 кеше ясатты, тулысынча вакцинация өзганнар - 13 231 кеше. Бу өлкән  халыкны вакцинацияләү буенча пландагы күрсәткечләрнең 56,3%ын тәшкил итә. 

Прививканы Питрәч район үзәк хастаханәсендә, Шәле, Кощак, Ленино-Кокушкино һәм Пановка табиблык амбулаторияләрендә ясатырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса