Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч мәктәпләрендә берничә сыйныф карантинга китте

Бу йогышлы авырулар санының артуына бәйле

Республикада 297 коронавирус инфекциясе очрагы расланган. Бу сан пандемия башланганнан бирле төбәктә абсолют максимум булды. Безнең районда соңгы атнада 165 кеше авырый башлады. 

Авыручыларның гомуми саны да арта, шул исәптән сезонлы авырулар буенча да. Районның белем бирү учреждениеләренә керүчеләрне һәм температураны үлчәү көчәйтелде. Питрәчнең 1 нче мәктәбендә 8 сыйныф, Питрәчнең 2 нче мәктәбендә 5 сыйныф, «Прогресс» күппрофильле лицеенда 1 сыйныф карантинга ябылган. 912 укучы һәм 33 педагог авырый. Балалар бакчаларында да хәл яхшыр түгел – 163 бала һәм 20 тәрбияче авырый. 
«Омикрон» дигән яңа штамм турында еш ишетәбез. Аның беренче билгеләре ОРВИ билгеләренә охшаш. Шуны исегездә тотыгыз: температура 38 градустан да югары булса һәм дарулар белән төшми икән, табибны чакыртырга кирәк, шулай ук тын кысылса (сулыш ешлыгы минутына 22дән артык), һава җитмәсә. Антибиотикларны контрольсез кулланырга ярамый - аларны табиб кына билгели һәм бактериаль инфекция китереп чыгарган өзлегүләр үскән очракта гына. Мондый препаратларны мөстәкыйль рәвештә кабул итү файдасыз һәм хәтта куркыныч та. 
ОРВИның беренче билгеләре булганда өйләрегездә генә калыгыз һәм башка кешеләрнең зарарлану куркынычын тудырмагыз. Медицина битлеген киеп йөрегез, кулларыгызны антисептик белән эшкәртегез! 


29313 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, соңгы тәүлектә 54 кеше ревакцинация узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса