Питрәч районы хастаханәсе эпидемиологы: ковид буенча хәл тотрыкланды
Шул сәбәпле, вакытлыча ачылган ковид-госпиталь ябылды.
Питрәч районы үзәк хастаханәсе эпидемиологы Алина Архипова сүзләренә караганда, коронавирус белән авыру буенча хәл тотрыкланган, зарарлану очраклары азайган. Узган атна эчендә район хастаханәсендә коронавирус инфекциясе белән егермегә якын пациент ачыкланды.
Район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә вакытлыча ачылган ковид-госпиталь ябылды. Коронавирус шиге булганда, элеккечә, инфекционистка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авырган очракта пациентларны Казанның медицина оешмаларына җибәрәчәкләр.
Бүгенге көндә районда 30 меңнән артык кеше коронавируска каршы вакцинация узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа