Питрәч районы үзәк медицина тикшерүе уздыру вакытлыча туктаячак
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районы үзәк медицина тикшерүе уздыру вакытлыча туктаячак

Республика балалар клиник хастаханәсеннән тар белгечләр килү белән бәйле

2 июньдә сәгать 12гә кадәр район үзәк хастаханәсендә 1 яшькә кадәрге балаларга профилактик медицина тикшерүе уздыру туктатыла. 

Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре - кардиолог, невролог, аллерголог, офтальмологка алдан участок педиатры аша язылырга кирәк. Язылу чикләнгән. 

Авыру буенча килүче пациентлар балалар консультациясе кабинетына 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. 

Район үзәк хастаханәсе педиатрларының кабул итүләре 13 сәгатьтән башлана.