Питрәч районында күчмә “Мобиль поликлиника” эшләячәк
Аның төп максаты - халыкка консультатив ярдәм күрсәтү.
4 апрельдән 27 майга кадәр район территориясендә күчмә “Мобиль поликлиника” комплексы эшләячәк.
Халыкны Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе белгечләре: невролог, кардиолог, офтальмолог, уролог, хирург кабул итәчәк. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау үткәреләчәк.
Консультациядән соң, күрсәткечләр буенча пациентлар 7 нче шәһәр хастаханәсенә өстәмә тикшерү һәм дәвалауга җибәреләчәк.
Белгечләрдән консультация алу өчен участок табиб-терапевты бәяләмәсен алырга кирәк һәм алдагы тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм анализлары да үзең белән булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа