Питрәч районында коронавирус белән авыручылар саны арта
Июль аенда 89 авыру очрагы теркәлде
Июль башыннан атнага якынча 23 зарарланган кеше ачыклана, ә май-июнь айларында алар 3 тапкыр азрак иде.
Авыруның төрле штаммнары «йөри». Әгәр алдан аңа ис тоймау кебек симптом хас булса, хәзер бу алай түгел.
- Нигездә, авыруларда «омикрон» штаммы, шул исәптән аның рәсми булмаган «кентавр» дип аталган яңа төре табыла. Билгеле булганча, ул алдагыларыннан тизрәк иярә, әмма куркынычы азрак. Чөнки югары сулыш юллары зарарлана, үпкәләргә куркыныч тудырмый, - дип сөйли Питрәч район хастаханәсе эпидемиологы Алина Архипова.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда авырулар саны август азагы - сентябрь башында артыр дип көтелә. Шуңа күрә халыктан җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүне һәм һәр 6 ай саен ревакцинация үтүне дәвам итүне сорый. Питрәч район хастаханәсендә моны поликлиниканың беренче катында, шулай ук үз табиб амбулаторияләрендә һәм ФАПларында эшләргә мөмкин.
- Мин 2021 елда ковид белән авырдым, хастаханәдә яттым. Шуңа күрә ирем белән прививка ясатырга булдык, аннары ярты елдан соң тагын ике тапкыр ясаттык. Инде дүртенче тапкыр вакцина ясатырга килдек. Прививкалардан соң авырмадым, - дип уртаклашты процедура кабинеты пациенты Ольга Цыганова.
Питрәч районында рәсми рәвештә 5 меңнән артык кеше коронавирус белән авырды, 31453 кеше вакцинация үтте, шуларның 66сы - балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа