Питрәч районында коронавирустан 20 меңгә якын кеше прививка ясаткан
Бу - кабул ителгән вакцинаның 98%ы.
Районда 19 601 кеше коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан.
Коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрнең 85%ы - 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Кызганыч, безнең районда бу категориягә кергәннәр вакцинация үтәргә ашыкмый», - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов районның санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе утырышында.
Исәптә торучы 60 яшьтән өлкәнрәк 7895 кешенең 3276сы гына сәламәтлекләре һәм тормышлары турында кайгырткан.
«Спутник Лайт» вакцинасы буенча сораулар күп - ул ревакцинациягә килгән яки күптән түгел Covid белән авырган кешеләргә генә ясала.
Исегезгә төшерәбез, Питрәч районы үзәк хастаханәсендә вакцинация кабинеты көн саен 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Соңгы тәүлек эчендә генә дә 369 кеше прививка ясаткан. Барлык сораулар буенча @pestrechinskaiacrb аккаунтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа