Питрәч районында нинди вакциналар бар?
Нинди препаратны сайлау пациентның сәламәтлеге һәм теләгенә бәйле.
Спутник-В (Гам-КОВИД-Вак рәсми исеме). Ул һәркемгә диярлек туры килә, шул исәптән йөкле хатын-кызларга (22 атнадан соң) һәм имезүче аналар. Ул иммунитет булдыра. Авыруга юл куймый, әгәр кеше чир йоктыра калса, авыру өзлегүләрсез генә үтәчәк. Препарат чит илдә дә кулланыла.
ЭпиВак. Иммунитеты түбән булган кешеләргә киңәш ителә. Ул йомшаграк, әмма Спутник-Вга караганда тәэсире азрак.
Спутник Лайт. Терапевтның катгый күрсәткечләре буенча ясала. Аннан коронавирус белән чирләгән яки кабат вакцина ясатучы кешеләр файдалана ала.
Нинди препаратны сайлау пациентның сәламәтлеге һәм теләгенә бәйле. Мин Спутник-Вны тәкъдим итәм, ул нәтиҗәлерәк. Әмма нишләптер күпләр Спутник Лайтны ясатырга тели, ә ул һәркемгә дә туры килми, - дип билгеләп үтте Питрәч район үзәк хастаханәсе баш эпидемиологы Алина Архипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа