Районның дүрт авылында «Мобиль поликлиника» эшләячәк
Питрәчлеләр тар белгечләргә мөрәҗәгать итә ала
28 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр районның дүрт авылында «Мобиль поликлиника» комплексы эшләячәк. Ул 28 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Шәледә, 11 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Ленино-Кокушкинода, 25 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Кощакта, 9 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр Көек авылында булачак.
Һәр амбулаториядә һәр көнгә үз графигы төзеләчәк. Пациентларны кардиолог, невролог, гинеколог, гастроэнтеролог, ревматолог, травматолог, офтальмолог, онколог, уролог, эндокринолог, кан тамырлары хирургы кабул итәчәк. ЭКГ, УЗГД, ЭХО-КГ тикшерүләрен үтәргә мөмкин булачак.
– «Мобиль поликлиника»да сәламәтлекләрен тикшерергә теләүчеләргә үзләре белән документлар – паспорт, полис һәм СНИЛС булуы зарур. Сезгә кайчан һәм сәгать ничәгә килергә икәнен әйтәчәкләр, - дип аңлатты Питрәч үзәк район хастаханәсенең поликлиника эшләре буенча баш табиб урынбасары Ләйсән Корбанова.
Сезнең игътибарга Шәле авылында 28 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр табибларның эш графигын тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа