Республика клиник хастаханәсе аллергологларына юлламасыз язылып була
Сәламәтлекне саклау

Республика клиник хастаханәсе аллергологларына юлламасыз язылып була

Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

19 - 30 сентябрьләрдә Татарстанда яшәүче һәркем, аллергия билгеләре булган очракта, колл-үзәкнең (843) 231 20 02, 231 20 03, 231 20 04 номерларына шалтыратып, бушлай кабул итүгә языла ала.

Аллергология һәм иммунология үзәге табиблары ике атна дәвамында колл-үзәк аша язылучыларны кабул итәчәк. Әлеге чара 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кычыткан бизгәге көне уңаеннан оештырылган. Шушы рәвешле табиблар халыкның игътибарын аллергия реакцияләре, аерым алганда, кычыткан бизгәге проблемаларына юнәлтергә тели.