Роспотребнадзор: 2 яшькә кадәрге балаларда коронавирус симптомнары аеруча ачык чагыла
Вирус яшь балаларда еш кына бронхларның үпкәгә тоташкан иң аскы бүлекләренә кадәр төшә.
Коронавирус симптомнары ике яшькә кадәрге балаларда аеруча ачык чагыла. Аларның организмы патогенга бик тиз реакция белдерә, чөнки яшь балаларның иммун системасына сезонлы инфекцияләр ят санала.
Үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная билгеләп үткәнчә, яшь балаларда коронавирус еш кына бронхиолага (бронхларның үпкәгә тоташкан иң аскы бүлекләре) кадәр төшә. Нәтиҗәдә, сабыйларның тыны кысыла, ютәлли башлый һәм борын-ирен өчпочмагында цианоз барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа