Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Роспотребнадзор: Авыручылар саны артса, битлек режимы янәдән кертелергә мөмкин

Хәзер яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны түбән дәрәҗәдә һәм эпидемия процессы тотрыклы.

Эпидемиологик вазгыять начарланган очракта, Татарстанда битлек режимы гамәлгә куелырга мөмкин.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, хәзер яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны түбән дәрәҗәдә һәм эпидемия процессы тотрыклы. Әмма ведомствода көзен авыручылар саны арту мөмкинлеге турында әйтәләр.

Covid-19 эпидемия вазгыяте катлауланган очракта һәм ОРВИ белән гриппп авыруларының сезонлы артуын исәпкә алып, битлек режимы яңартылырга мөмкин», - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Санитар табиблар коронавируска каршы кабат вакцинация узарга киңәш итә. Искәртик, прививканы алдагысыннан ярты ел узгач ясату яхшырак.

Табиблар киңәше буенча өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләргә җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса