Россиядә уртача гомер озынлыгы арткан
Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова.
Россиядә гомер озынлыгы арту буенча уңай тенденция дәвам итә. Быел беренче кварталда бу күрсәткеч 73,31 яшь тәшкил итте.
“Уртача гомер озынлыгы шактый ук әйбәт темпта арта. 2022 ел йомгаклары буенча ул 72,8 яшь тәшкил итте. Бу тенденция дәвам итә. Инде хәзер үк, беренче кварталда, әлеге күрсәткеч 73,31 яшькә җиткән “, – дигән Голикова Россия Сәламәтлек саклык министрлыгы коллегиясендә.
Аның сүзләренә караганда, 2022 елда Россиядә үлем-китемнең гомуми күрсәткече дә 22%ка кимегән. Быелгы ике ай йомгаклары буенча да кимү тенденциясе күзәтелә.
Вице-премьер әйтүенчә, уңай тенденцияләргә карамастан, медицина ярдәме күрсәтүнең барлык юнәлешләре буенча нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа