Россиядә «омикрон»ны дәвалау тәртибе үзгәрде
Коронавирусның бу варианты өч дистә мутациясе белән аерылып тора, шуңа күрә ул үтә дә йогышлы һәм иммунитетка бирешми.
Россиядә коронавирусның омикрон-штаммын башкача дәвалый башлыйлар.
Россиядә «омикрон» белән авырган вакытта дәвалау протоколлары үзгәрде, дип белдерде илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Россия 24» каналында Наил Аскер-зәдага биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости яза.
«Омикрон»ны дәвалаганда нәтиҗәлерәк булган кайбер препаратлар бар», — диде ул.
Мурашко коронавирусны дәвалау буенча методик рекомендацияләрнең яңа версиясе әзерләнүен әйтте. Ул чит ил һәм Россия белгечләренең тупланган тәҗрибәсен гомумиләштерә һәм пациентларга максималь нәтиҗәле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Коронавирусның бу вариантын авырып савыгучылар һәм вакцинацияләнгән кешеләр дә йоктыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа